Теләче районы Баландыш авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2019 елның 9 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И. Кадыйров Баландыш авыл җирлегенә барып гражданнарны кабул итте.

Очрашу җиңел һәм иркен шартларда узды. Халык тарафыннан сыйфатсыз товар сатып алынган очракта нишләргә, таләпләр белдерү сроклары, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика уздыру турында үзләрен кызыксындырган сораулар җиткерелде. Алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да бирелде. Аралашу барышында суд практикасыннан мисаллар китерелде.

Шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.

Авыл халкы өчен очрашу эзсез узмас һәм алынган мәгълүмат аларга көнкүрешкә  бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International