Автосалон белән бәхәсле мәсьәлә дәгъва тәртибендә хәл ителде

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин С. "Renault Duster" автомобиленең гарантия ремонты буенча автосалон белән ике арада килеп туган бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Автомобиль 2016 елның 10 августында сатып алынган булган. Автомобильнең гарантия срогы, кайсысының беренчерәк килеп җитүенә бәйле рәвештә, өч ел яки 100 мең км тәшкил итә. Димәк, автомобильгә гарантия срогы 2019 елның 9 августында тәмамланырга тиеш. Ләкин быелның 1 августыннан 10сына кадәр, автомобильдә кузов эшләре башкарылу сәбәпле, ул автосалонда гарантия ремонтында булган. Гарантия ремонты тәмамланганнан соң, машина салонда булган вакытта, трансмиссиянең ватылуы ачыкланган. Ләкин автосалон хезмәткәрләре, автомобильнең гарантия чоры тәмамлануга сылтама ясап, гарантия ремонтыннан баш тарткан.

Кулланучыга дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелде. Берникадәр вакыт узганнан соң кулланучы телефон аша таләпләренең дәгъва тәртибендә канәгатьләндерелүе турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International