Саба районы Шекше авылында урынга чыгып гражданнар кабул ителде

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртып, даими рәвештә урыннарга чыгып гражданнарны кабул итә. 2019 елның 9 августында чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Шекше авылында узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов гражданнарны кабул итте.

Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә муниципаль берәмлек территориясендә кулланучыга законлы хокукларын тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук аларның үтәлешен тәэмин итү төп юнәлеш булып тора. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы нәтиҗәле көрәш ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора.

Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International