"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы

2019 елның 16 августы, җомга

Кичә, 2019 елның 15 августында, "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Утырышка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, Ведомствоара эшче төркем рәисе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов рәислек итте.

2019 елда "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына олимпиада һәм кулланучыларның хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Мәхмүт кызы Арсланова чыгыш ясады. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Әхмәтшина Ирина Яковлевна чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау буенча законнардагы үзгәрешләр турында хәбәр итте. Торак-коммуналь хуҗалык буенча иҗтимагый контрольлек өлкәсендәге яңа юнәлешләр белән "Татарстан Республикасының ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәге" коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Дмитрий Романов таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International