Стационар булмаган сәүдә объектында сыра сатылганлыгы ачыкланды

2019 елның 23 августы, җомга

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына уяу гражданиннан килгән мәгълүматны тикшерү барышында Лаеш районының ял базасы территориясендә урнашкан стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары ачыкланды.

"Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба – Федераль закон) 16 статьясының 6 пункты таләпләре буенча сыраны ваклап сатучы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар мондый максатлар өчен шәхси хуҗалыкта, оператив идарәлектә яки аренда шартларында стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булырга тиеш. Шул рәвешле, сәүдә объекты җиргә ныклы фундамент белән беркетелгән һәм инженер-техник тәэминат челтәрләренә тоташтырылган (технологик ялганган) бинадан гыйбарәт булырга тиеш.

52 л сыра һәм сыра эчемлеге законсыз әйләнештән алынды.

Административ тикшерү нәтиҗәләре буенча материаллар рәсмиләштереләчәк һәм чаралар күрү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International