1 нче номерлы Алексеевск урта мәктәбендә укучыларга хокукый мәгълүмат бирелде

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Яңа уку елы башлану белән укучыларга хокукый мәгълүмат бирү эше яңартылды. 12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль органы белгечләре 1 нче санлы Алексеевск урта мәктәбе укучылары өчен кулланучыларның хокукларын яклау, коррупциягә каршы көрәшү, экстремизмны, терроризмны, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалау өлкәсендәге закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрде.

Әлеге дәресләрнең максаты – кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укучыларның хокукый аң-белемнәрен арттыру гына түгел, ә укучыларның игътибарын дөрес туклану проблемасына юнәлтү дә. Лекция барышында укучыларга конкрет мисалларда кулланучы хокукларын яклаучы төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының хокукларын ничек итеп мөстәкыйль рәвештә торгызып булуы, кулланучыларның хокукларын яклауда контрольлек итүче органнарга нинди урын бирелүе хакында аңлатылды.

Танышып чыгу өчен укучыларга сатучыга (башкаручыга) карата дәгъваны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәклеге турында күрсәтмә материал һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле белешмәлекләр бирелде.

Моннан тыш, укучылар белән төп төшенчәләр һәм коррупциячел хокук бозуларның билгеләмәләре дә каралды. Укучыларга беренче чиратта балаларга, яшүсмерләргә һәм яшьләргә кагыла торган экстремизмны профилактикалау программасы турында сөйләделәр. Нәкъ менә җәмгыятьнең әлеге катламы шундый радикаль идеяләрнең йогынтысына аеруча дучар ителүчән, бу хәл ныклы психика һәм каты тормыш позициясе булмауга бәйләп аңлатыла.

Укучыларның лекцияләр үткәргәндә кызыксыну белдерүе профилактик эшне алга таба да үткәрү кирәклегенә күрсәтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International