"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен белгечләр белән очрашу үткәрелде

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә еш кунак була.

"Изгелек" үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ял итсә дә, аларның тормыш белән кызыксынуы һәм белем эстәргә теләве сокландыра. Ял итүчеләрдән яудырылган сорауларның күп булуына бүлек белгечләре дә гаҗәпләнде. Сораулар кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы иде:  "Аяк киемен, өске киемне ремонтлату буенча хезмәт күрсәтүгә заказ биргәндә хокук бозылган очракта нишләргә?"; "Көнкүреш техникасын гарантиягә бәйле булмаган ремонтка биргәндә кулланучының хокуклары нинди?"; "Сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатып алынган очракта нишләргә?» Ял итүчеләр кулланучы буларак үзләренең хокуклары бозылу өлкәсендәге барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар алды.

Белгечләр ял итүчеләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетларны таратты, Чаллы территориаль органының 71-43-03 телефон номеры буенча "Кайнар линия" эше белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International