Республикада укучыларны Кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиаданың йомгаклау этабына әзерләү эше дәвам итә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

"Кулланучы белеме нигезләре" республика олимпиадасының беренче ике турына йомгак ясалды, алар нәтиҗәсендә Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеев һәм Чаллы шәһәрләре урта белем бирү мәктәпләренең унике укучысы уңышлы гына өченче турга узды. Хәзерге вакытта 3 нче турда катнашучылар белән индивидуаль эш алып барыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, олимпиадага җентекләбрәк әзерләнү өчен, Чаллы шәһәренең 78 нче һәм 58 нче гимназиясе укучылары белән дәрес үткәрде.

Әйтик, октябрьнең соңгы атнасында белгечләр һәр конкурсант белән индивидуаль күчмә дәрес үткәрде, алар барышында укучылар тест биремнәрен үтте. Олимпиада буенча һәр сорау конкрет хәлне мисал итеп китереп, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Закон статьяларын аңлатып, аерым карап тикшерелде. Күп кенә конкрет сораулар каралды, аларга дәресләрдә катнашучылар квалификацияле җаваплар алды. Дәресләр барышында шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы бурычлар да җентекләп тикшерелде. Укытучылар үз карамагындагы балаларның әзерлеген бәяли һәм өстәмә игътибар бирергә тиешле мәсьәләләрне билгели алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International