Яраклылык срогы чыккан 100 литрдан артык сыра әйләнештән алынды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Яраклылык срогы чыккан алкогольле продукцияне сату фактларын ачыклау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан системалы эш алып барыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозуларны ачыклауда "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы ярдәм итә.

Бу юлы да шулай булды: Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, чираттагы мөрәҗәгатьне карау кысаларында, Яңа Савин районында М.Чуйков урамы буенча үз эшчәнлеген алып баручы эшкуарларның берсенә визит ясады.

Сәүдә бинасын карау барышында билгеләнгәнчә, сатуда 100 литрдан артык яраклылык срогы чыккан сыра гына түгел, ә спиртлы сыеклык та булган.

Барлык продукция гамәлдәге законнар нигезендә тартып алынды һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә саклауга юнәлтелде, биредә алар "үз җәзасын" көтәчәк.

Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, ул тәмамланганнан соң эш материаллары судка тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International