ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучыларның проблемаларын хәл итәргә булыша

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова, Лениногорск муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Айгөл Әхмәтова белән берлектә, Лениногорск районының Тукай урамы буенча 7 нче йорт адресында урнашкан "Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәге" ДБУ кизү торды.

Ә территориаль органның әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева күпфункцияле үзәкнең Баулы шәһәре, Пушкин урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан филиалында чираттагы мәртәбә кизү торды.

КФҮ кизү торулар, кулланучыларның хокукларын яклау, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучыларның хокуклары бозылуны киметү мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирү максатында федераль законнарда билгеләнгән графикларга туры китереп уздырыла.

Кизү торуны үткәргәндә мөрәҗәгать иткән гражданнарның товарларны алыштыру һәм кире кайтару, техник яктан катлаулы товарларга гарантия сроклары, азык-төлек товарларының яраклылык срокларын үтәү мәсьәләләре буенча сорауларына җаваплар бирелде. Кулланучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, мәҗбүри маркировкаланырга тиешле аерым товарлар исемлеге, Татарстан Республикасында экспертиза хезмәте тарафыннан товарларга экспертиза үткәрү һәм башкалар турында мәгълүмат урнаштырылган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белешмәлекләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International