«Изгелек» үзәгендә тәрбияләнүчеләр кулланучы буларак белемнәрен арттырды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасында Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чара үткәрде. Мондый очрашулар күңелләрдә һәрвакыт онытылмас тәэсирләр һәм шатлык хисләре калдыра, чөнки бу кайгырту һәм ярдәмне тою мөмкинлеге. 

Гомумән,  “Инвалидлар декадасы” - ул җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар күрсәтү зарурлыгы турында искәртү. Игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү һәр кешенең кулыннан килә. Инвалидлар өчен аралашу җитмәү алар юлыккан кыенлыкларның берсе, шуңа күрә Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре даими очрашуларны «түгәрәк өстәл» рәвешендә үткәрергә тырыша. Мондый чара зур һәм тату гаиләне хәтерләтә: бергә җыелып аралашалар, үзләрен борчыган кызыксындырган сорауларны бирәләр, белгечләрдән, үз чиратларында, компетентлы җаваплар алалар, шулай ук “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы  һәм дәгъва хатларын төзү тәртибе белән танышалар.

Барлык тыңлаучыларга да истәлеккә Чаллы территориаль органының «кайнар линия» телефоны - 71-43-03 номеры белән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International