11 декабрьдә Казан шәһәре территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы Павел Романов җитәкчелегендә муниципалитетара контроль бүлеге белгечләре федераль челтәрләрнең берсендә административ тикшерү кысаларында БДАМС системасында теркәмичә сыра эчемлекләрен ваклап сату фактын ачыклады. 50 литр күләмендә законсыз сыра алынды.