КФҮ: кире элемтә коралы

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Күп функцияле үзәкләр кулланучылар белән кире элемтә инструментларының берсе булып тора. Шулай итеп, 2020 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, Арча муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге территориясендә Арча шәһәре халкын һәм кунакларын кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту максатыннан чара үткәрде. КФҮгә килүчеләр товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр, сатып алганда үз хокуклары һәм бурычлары, шулай ук үз хокукларын яклау ысуллары турында белделәр. Кулланучылар, үз чиратында, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә генә түгел, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендә дә үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.

Чара дәвамында югарыда күрсәтелгән өлкәдә мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International