Контроль чаралар барышында яраклылык срогы чыккан сыра сатудан алынды

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгать буенча, административ тикшерү кысаларында, Чистай шәһәренең Вахитов урамында урнашкан кибеткә бардылар.

Контроль чаралар барышында сыра сатуда закон бозу очраклары ачыкланды. Кибеттә яраклылык вакыты чыккан 0,47 л сыешлы 7 шешә сыра сатуы ачыкланган.

Гамәлдәге законнар нигезендә әлеге продукция тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International