Уңыш нигезе - әзерлек, әзерлек, әзерлек…

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Пол Брайнет әйткәнчә, «Җиңү теләге мөһим түгел — ул һәркемдә бар. Ихтыяр һәм җиңүгә әзерлек мөһим!»

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына багышланган Олимпиадада катнашучылар белән шәхси эш башлап җибәрделәр.

Мамадыш шәһәрендә Олимпиадада катнашучы белән очрашу булды. Олимпиада конкурсантына конкрет ситуацияләр белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп төшенчәләре һәм статьялары аңлатылды. Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларны карадылар, аларга белгечләрдән квалификацияле җаваплар бирелде. Дәрес барышында шулай ук практик биремнәр - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бурычлар җентекләп тикшерелде.

Яр Чаллы территориаль органы Олимпиадада катнашучыларның барысына да уңышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International