Планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «А» кибетендә яраклылык срогы чыккан алкогольле продукция сату фактын ачыклаган: «Белый Кремль» сырасы - 6 шешә, «Бон Сезон» сидры - 3 шешә. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 3,9 литр тәшкил итә.

Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.43 маддәсенең 2 өлешендә каралган.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды, планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International