Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 8 шешә тәшкил итә

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «А» кибетендә шәхси эшмәкәрнең хокук бозып алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 8 шешә (3,6 литр) тәшкил итә.

Шул рәвешле, шәхси эшмәкәр РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясының 2 өлешендә, 14.19 статьясында каралган административ хокук бозу кылган:

- этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше, аларны җитештерү һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы ярдәмче документларсыз;

- этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәп-хисабын бозу.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International