Хокукларыбызны якларга өйрәнәбез

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирүче 83 нче «Фея» балалар бакчасы учреждениесендә ата-аналар белән очрашу оештырдылар.

Очрашуда тыңлаучыларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне бәйрәменең барлыкка килүе, Россия кулланучыларының хокукларын ясалма интеллект белән идарә ителә торган платформаларны куллану белән бәйле куркынычлардан нәтиҗәле яклауны тәэмин итүгә комплекслы якын килүне гамәлгә ашыру турында хәбәр ителде.

Мисалларда тиешле сыйфатлы һәм тиешле сыйфатсыз товар сатып алганда еш очрый торган ситуацияләрне хәл итүне тикшерделәр.

Кулланучыларның дәгъваларын карау һәм канәгатьләндерү сроклары аңлатылды, кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрнең конкрет мисаллары каралды, гамәлдәге закон кысаларында мәсьәләләрне хәл итү юллары һәм тәкъдимнәр бирелде. Моннан тыш, кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге законнарны белү буенча анкета үткәрделәр.

Чарада катнашучылар «кайнар линия» телефоны эше турында белделәр: 8(8552) 71-43-03. Шулай ук чарада катнашучыларның барысы да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International