Хуҗалык итүче субъект вәкилләре һәм сатып алучылар өчен уздырылган чаралар турында

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Сады» азык-төлек базары территориясендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үз эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар һәм сатып алучылар өчен кизү тору үткәрде.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.

Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.

Барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирелде. Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. Ваклап сату бәяләренә мониторинг үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International