Теләче районының Олы Мәтәскә мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Татарстан Республикасы Теләче районының Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итүгә багышланган класс сәгате үткәрде.

Бүлек хезмәткәре ел саен 15 мартта бөтен дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә, дип сөйләде. Быел ул «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында уза. Класс сәгате әңгәмә формасында үтте, укучылар тестларда катнаштылар.

Класс сәгате тәмамланганнан соң укучыларга төрле мәсьәләләр һәм территориаль органнар белән элемтәләр буенча «кулланучыга истәлек» буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International