Әлмәт шәһәренең Сәүдә үзәгендә Бөтендөнья кулланучыларны яклау көне билгеләп үтелде

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар өчен Әлмәт шәһәренең «Мактама Парк» сәүдә үзәгендә чара үткәрделәр.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне чаралары гражданнарны мәгълүматлаштыру һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү белән бәйле традицион эш формаларын күздә тота.

Мондый чараларны үткәрүнең максаты - кулланучылар базарында хокук бозуларга юл куймау һәм аларны кисәтү. Чара барышында хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның кулланучылар хокуклары һәм сатучы бурычлары буенча төп таләпләренә кагылышлы консультацияләр бирелде.

Кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга консультацияләр алдылар:

- техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарларны кире кайтару;

- товарларны дистанцион ысул белән сатып алу - сату;

- яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларын сату;

- сыйфатсыз медицина, транспорт хезмәтләре һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү.

Чара барышында кунакларга кулланучылар хокукларын яклау тематикасына төрле ситуацияләрдә эш итү кагыйдәләрен тасвирлаучы белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International