Алкогольле продукцияне законсыз сату факты ачыкланды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ачык төстәге сыеклык тутырылган, 99 мл күләмендәге, 55 сумлык антибактериаль эффектлы куллар өчен «Чиста альфа» - тоник этикеткасы булган ике пыяла флаконны законсыз сату факты ачыкланды.

Әлеге продукция Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан вакыйга урынын карау беркетмәсендә күрсәтеп алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Законсыз әйләнештә булган алкогольле (спиртлы) продукцияне һәм (яки) административ хокук бозу эше буенча дәлилләр әһәмиятендәге документларны алу протоколы рәсмиләштерелгән. Зәй районында яшәүче хатын-кызга РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.1 маддәсенең 2 өлеше буенча «Дәүләт теркәвеннән башка яки махсус рөхсәтсез (лицензиясез) эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» буенча административ хокук бозу беркетмәсе төзелде. Спиртлы сыеклык үрнәкләре лабораториягә тикшерү өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International