Гаилә елында туганнарның очрашуы

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

2024 елда гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә институтын ныгытуга һәм ярдәм чараларын көчәйтүгә аерым игътибар бирелә.

Гаилә кешене барлыкка китерә һәм аның үсешкә омтылышын хуплый, әгәр гаилә әгъзалары башка кешеләр белән дә уртаклашырга теләгән кыйммәтләрне берләштерә икән димәк бу: мәхәббәт һәм тугрылык, сәламәтлек һәм иминлек, ата-аналарны хөрмәт итү, өлкәннәр һәм кечеләрне кайгырту, нәселне дәвам итү дигән сүз.

Ныклы гаилә - тормыштагы төп кыйммәт, ул мәхәббәт, зирәклек, үзара хөрмәт, җаваплылык, бер-берсенә тугрылык ныгытмасы булып тора, һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыятьнең таянычы була. Нәкъ менә гаиләдә кеше тирә-юнь дөньяны танып белә, үз халкының рухи-әхлакый традицияләрен үзләштерә, туган илгә һәм якыннарына мәхәббәтне өйрәнә.

Буада, «Аулак» кафесында Кәлимуллиннар нәселенең ифтар-очрашуы булды. Чарада биш бертуганның балалары һәм оныклары катнашты. Имам- хәзрәт Инсаф чакырылган иде. Ифтара башында хәзрәт вәгазь сөйләде, аннары изге Коръәннән аятьләр һәм сүрәләр укыды, әти-әниләре өчен дога кылды. Ифтардан соң туганнар озак кына сөйләшеп утырдылар. Балачакта үзләре белән булган кызыклы һәм күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Әти-әниләре мисалында үз балаларын ничек тәрбияләүләре турында сөйләделәр. Очрашу җылы, җанлы атмосферада узды. Мондый очрашулар туганнарның мөнәсәбәтләрен ныгыта, якынайта, балалар өч туганнары белән аралаша, кайда яшәгәннәрен, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белә.

Чарада Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина да катнашты. Ул Кәлимуллиннар нәселенең вәкиле булып тора, һәм, очрактан файдаланып, очрашу вакытында туганнарын Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән таныштырды. Тиешле сыйфатлы товарны алмаштыруга кулланучы хокукы һәм алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында; товарларны дистанцион сатып алу ысулы турында; товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары турында Законның иң актуаль статьяларын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International