Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 27 шешә тәшкил итә

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Н» элиталы ирләр салонында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 27 шешә (18,1 л) тәшкил итә.

Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.19 статьясының 14.16 статьясының 2 өлеше, 14.17.1 статьясының 2 өлешендә (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәп-хисабын бозу; этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм әйләнешенең законлылыгын раслаучы документларсыз сату; алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы зат (индивидуаль эшкуар) тарафыннан законсыз сату) каралган.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International