Гипермаркетта дегустация узды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан «Магнит» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкоголь продукциясен дегустацияләү узды. Кибеттә сатып алучыларга җирле җитештерүченең яңалыклары тәкъдим ителде.

Чараның максаты - кулланучыларны һәм клиентларны яңалыклар белән таныштыру, кулланучыларның игътибарын җәлеп итү. Кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзлекләре турында җентекле мәгълүмат алдылар.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Марат Миназов һәм Наташа Нигъмәтуллина катнашты. Алар хуҗалык итүче субъект вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләрен, шул исәптән сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен аңлаттылар.

Чара барышында мәгълүмати материаллар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International