Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы турында

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре белән семинарлар үткәрде.

Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре карала.

Сатыла торган товарларга һәм кулланучылар почмагына бәяләрне рәсмиләштерү, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда кулланучылар белән мәсьәләләрне ничек хәл итәргә, сатучының дәгъваларын карау тәртибе һәм вакыты турында аңлатмалар бирелде.

Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International