Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе чистартылган су һәм сокларның сыйфаты белән кызыксына

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Үткәреләсе чараның максаты – төрле җитештерүчеләрнең эчәргә яраклы су һәм сок үрнәкләрен чагыштыру, шул ук вакытта конкрет су үрнәкләренең кеше организмына тәэсире турында белгечләрнең фикерен белешеп, нәтиҗәләрне кулланучыларга җиткерү. Иң элек халык арасында сорашып-белешү үткәрелеп, бөтен республика күләмендә респондентларның тәгаен нинди су һәм сокларга өстенлек бирүләре ачыкланды. 2014 елның 2 июлендә, кулланучылар дегустациясенә чыгару өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында республикада яшәүчеләр арасында аеруча яратып кулланыла торган төрле атамалардагы продукция сатып алынды.

Барлык продукция, куела торган таләпләр нигезендә  тикшеренүләр, шул исәптән физик-химик һәм микробиологик сынаулар уздыру өчен, Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең сынау лабораториясенә җибәрелде.  Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре, шулай ук чистартылган су һәм сокларның кайсыларын сайлап алуның хәерлерәк булуы турында кулланучылар дегустациясе барышында мәгълүм булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International