2014 елның 12 августында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының “Карабаш ш.т.б.” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов катнашында гражданнарга видео-кабул итү уздырыла.
Гражданнар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау турында законга кагылышлы мәсьәләләр буенча кабул ителәчәк.
Белешмәләр алу һәм кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар:
(8553) 22-21-66, 22-21-33.