Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты.
“Агач утырту көне” (“Урманнарда агачлар утырту көне”, “Агачлар көне”, “Агач көне”) – дөньяның кайбер илләрендә билгеләп үтелә торган үзенчәлекле бәйрәм. Исеменнән күренгәнчә, ул агачлар утыртуга, урманнарны калынайту яки шәһәр, шәһәр яны территорияләрен: парклар, скверларны һ.б. яшелләндерү омтылышы белән бәйле.
Бу көнне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Нагорный бистәсендә агачлар утыртты.