2014 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча олимпиаданың соңгы этабы уздырыла

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыкның, шул исәптән үсеп килүче буынның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, мәктәп укучыларының, кулланучылар буларак, аң-белемнәрен үстерү, сәләтле балаларны ачыклау, иҗади үсүләренә ярдәм итү, белемнәре сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып, менә инде ике ел рәттән “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча Олимпиада уздыра. Бу белемнәр өлкән сыйныф укучыларына теге яки бу товар сатып алганда, төрле хезмәтләр күрсәтүгә яки эшләр башкаруга килешүләр төзегәндә, һичшиксез, үзләрен дөрес тоту мөмкинлеге бирәчәк.

 2014 елның 7 ноябрендә Казанда 9-11 сыйныф укучылары арасында кулланучылар хокукларын ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатыннан олимпиаданың өченче – соңгы этабы уздырыла. Беренче этапта Татарстан Республикасы төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 676 укучы катнашты. Соңгы этапта 37 бала калды. Олимпиаданың өченче этабы барышында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законга бәйле тестлар сорауларына җавап бирергә туры киләчәк. Олимпиадада катнашучылар барлыгы 25 тест соравына җавап бирә. Шуннан соң иң шәп нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны жюри әгъзалары белән әңгәмә көтә, шуның  буенча “иң-иңнәр” билгеләнәчәк. 5 ноябрьдә исә Түбән Кама шәһәрендә олимпиаданың зона этабы уздырылып, аның барышында республикабызның Кама аръягы зонасы шәһәрләре һәм районнарыннан олимпиадада катнашучы иң көчле балалар ачыкланган иде. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар көтә.

“Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча олимпиадада катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерәбез! Без сезнең, кулланучы буларак, аң-белемнәрегезне арттыру  һәм җаваплы кулланучыларга әйләнү теләген югары бәялибез! Максатка омтылучан, белемле, иҗади булуыгызның алдагы тормышыгызда төп ярдәмчеләрегезгә әйләнүенә ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International