Түбән Кама шәһәрендә республика олимпиадасының соңгы этабы булып узды

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрьдә, Түбән Кама шәһәрендә, беренче тапкыр буларак, урта мәктәпләрнең 9-11 сыйныф укучылары арасында куллану белемнәре нигезләре буенча республика олимпиадасының соңгы зона этабы уздырылды.

Беренче турда катнашуга заявкалар тапшырган Татарстанның төрле шәһәрләре һәм районнарыннан 676 укучы  арасыннан нибары 37се генә финалга “килеп” җитә алды. Шулардан 19ы олимпиаданың III этабында катнашу өчен Түбән Кама шәһәренә килде (соңгы зона этабы 28 нче мәктәптә уздырылды). Олимпиаданы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов ачты.  Фәннур Гәптелбәр улы иң элек олимпиадада катнашучыларны сәламләп, яшьләр арасында кулланучылар хокукларын яклауны популярлаштыруга ярдәм иткән һәм укучыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен ныклап өйрәнүгә кызыксыну тудырган чараның мөһимлегенә тукталып үтте. Укучылар кулланучылар хокукларын яклауга бәйле тест сорауларына җавап бирде. Шуннан соң, III этапның 1нче турына йомгак ясалгач, 6 кешенең генә 2 нче турга чыга алуы ачыкланды. 2 нче тур исә жюри әгъзалары белән әңгәмә корудан гыйбарәт булып, аның йомгаклары буенча башлангыч рәвештә призлы урыннар билгеләнде. Әңгәмә булган арада 2 нче турга үтә алмаган балалар өчен Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре шәһәребезнең күренекле урыннарына бик кызыклы экскурсия оештырды.

Олимпиадага  әле тагын Казанда да үтәчәк III этаптан соң  йомгак ясала. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылачак. Соңгы нәтиҗәләрне түземсезләнеп көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International