Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлегендә балалар рәсемнәре бәйгесе оештырылды

2015 елның 25 апреле, шимбә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында “Балалар Җиңүне сурәтли” дигән темага балалар рәсемнәренә смотр-бәйге үткәрелә. Бәйгегә территориаль орган хезмәткәрләренең балалары иҗат иткән хезмәтләр тәкъдим ителгән. Балалар рәсемнәре күргәзмәсе Әлмәт территориаль органы бинасында урнаштырылган.

 Оештыручылар фикеренчә, бәйгедә катнашу балаларда ватанпәрвәрлек  һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата ихтирам-хөрмәт хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International