Чаллының полиция хезмәткәрләре спиртлы лосьоннар сатучы кибетләрне тикшерә

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Объектлар исемлеге шәһәрдә яшәүчеләрнең шикаятьләре нигезендә төзелде

Чаллылылар каты градуслы эчемлекләргә мөкиббән китүчеләрнең күбесе үз иткән спиртлы лосьоннар беән сәүдә итүче кибетләрдән бик еш зарлана башлады. Сатып алучыларны, кагыйдә буларак, мондый лосьоннарның очсызлыгы һәм зур градуслы булуы кызыктыра.

Менә инде бер ай дәвамында полиция хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән берлектә моның ише косметика әйберләрен законсыз сатучы  кибетләрне тикшерә. Закон бозучылар контроль сатып алулар барышында ачыклана.
Бу хакта тулырак материалны видеосюжеттан карый аласыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International