Суд карары законлы көченә кергәннән соң кулланучы гамәлләре

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына, суд карары законлы көченә кереп тә, оятын җуйган хуҗалык итүче субъектлар суд карарын санга сукмыйча акча средстволарын кире кайтарырга җыенмаганда нишләргә, дигән сорау белән мөрәҗәгать итүче кулланучылар шактый.

Чыннан да, тәҗрибәдән күренгәнчә, бурычлылар арасыннан күпчелеге суд карарларын инкарь итеп, бурычларын түләү өчен бармакка-бармак та  сукмый.

Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы түбәндәгеләрне аңлата:

 Үтәүгә кую срогы – гомуми кагыйдәләр буенча, башкару кәгазен (исполнительный лист) үтәүгә кую срогы өч ел тәшкил итә (“Башкару производствосы турында” 02.10.2007 ел, №229-ФЗ 21 ст.)

Кем ярдәм итә ала – Закон нигезендә суд актларын мәҗбүриләп үтәтү бурычы Федераль суд приставлары хезмәтенә, аерым алганда суд приставлары-башкаручыларга йөкләнгән (“Башкару производствосы турында” РФ ФЗ 5 ст., “Суд приставлары турында” 21.07.1997 ел, №118-ФЗ 12 ст.).

Нәкъ менә суд приставлары-башкаручылар, зур гына вәкаләтләргә ия булган хәлдә, суд карарларын тулысынча һәм үз вакытында үтәүне тәэмин итәргә тиеш.

Нинди хезмәткә мөрәҗәгать итәргә – закон нигезендә бу мәсьәлә түбәндәгечә хәл ителергә тиеш:

- гражданин бурычлы булып торган очакта – әлеге гражданинның яшәү урыны, булу урыны буенча яки мөлкәтенең урнашу урыны буенча суд приставлары хезмәте бүлегенә мөрәҗәгать итәбез;

- оешма бурычлы булып торган очракта  - оешманың юридик адресы, аның милкенең урнашу урыны буенча яки аның вәкиллеге яисә филиалының урнашу урыны буенча суд приставлары хезмәте бүлегенә башкару кәгазен китерәбез;

- бурычлы ниндидер гамәлләр кылырга тиеш булган очракта  - башкару кәгазен мондый гамәлләрне кылу урыны буенча суд приставлары хезмәте бүлегенә алып киләбез (“Башкару производствосы турында” РФ ФЗ 33 ст.).

Башкару кәгазен тапшыру кагыйдәләре – башкару производствосы түләтүченең гаризасы нигезендә кузгатыла. Аның үрнәге һәр ОССПның мәгълүмати стендында урнаштырылган. Гариза үрнәгенә мисал:

   Суд приставлары хезмәтенә

______________________________________

Түләтүче: ____________________________

Адресы: ________________________________

Бурычлы______________________________   

 Адресы _________________________________

  ЗАЯВЛЕНИЕ

о возбуждении исполнительного производства

Прошу принять к исполнению исполнительный лист о взыскании с ______________________ выданный "___" ______________ 200___г.,  Судьей ________________ мирового суда г. __________________________ по делу № _______ и возбудить исполнительное производство по нему.

Кушып бирелә:

1.Башкару кәгазенең төп нөсхәсе.

2. Түләтүченең банк реквизитлары (приставларга бурычлыдан алынган акчаны күчерү өчен).


"_____"___________200__ел  ________________

Гаризада шулай ук бурычлының милкенә арест салу турында, шулай ук бурычлы өчен чикләүләр билгеләү турында сорый аласыз (“Башкару производствосы турында” РФ ФЗ 30 ст.).

Башкару производствосы турында гаризаның (анда суд приставлары хезмәте  бүлегенең канцелярия хезмәткәре гаризаны кабул итү турында штамп куярга, керү номерын һәм датасын күрсәтергә тиеш)  күчермәсен эшләтергә, шулай ук үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.

    “Башкару производствосы турында” РФ ФЗ түләтүчегә кайбер очракларда пристав-башкаручыларга мөрәҗәгать итмичә генә, мөстәкыйль гамәлләр кылу хокукы бирә. Мисалга,

- сездә бурычлының счетлары турында мәгълүмат булганда, сез акча средстволарын түләтү турында башкару кәгазен турыдан-туры банкка күрсәтә аласыз (“Башкару производствосы турында” РФ ФЗ 8 ст.);

- башкару кәгазендә егерме биш мең сумнан артмаган күләмдә вакытлы түләүләр (периодические платежи) яки акча сердстволары түләтү күдә тотылган очракта сез аны турыдан-туры бурычлыга хезмәт хакы, пенсия, стипендия һәм башка вакытлы түләүләр түләүче оешмага яки башка затка җибәрә аласыз (“Башкару производствосы турында” РФ ФЗ 9 ст.).

 Шулай итеп, бурычлыны суд карарын үтәргә мәҗбүр итү өчен гариза, башкару кәгазенең төп нөсхәсе һәм паспорт белән суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта бурычлының банкларда счетларга ия булуы, кайда эшләве, пенсия яки стипендия алуы турында мәгълүматларга ия булган очракта, сез башкару кәгазен турыдан-туры банкка, эш бирүчегә һ.б. күрсәтеп, мөстәкыйль рәвештә эш итүгә хокуклы.

Суд приставлары хезмәте адресларын һәм элемтәгә керү өчен телефоннарын Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе сайтында  r16.fssprus.ru - “суд приставлары бүлекләре” бүлегеннән карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International