Сыйфатсыз булып чыккан төзелеш материалларын ничек кире тапшырырга?

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Кулланучыбыз Арча шәһәре кибетләренең берсеннән ламинат сатып алган. Әмма өенә кайтканнан соң төрелмәне ачкач, товарның формасы бозылганлыгын, ягъни кимчелекләре барлыгын ачыклаган. Ул үзенең кулланучы буларак хокукларын белмәве сәбәпле ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итте.

Бүлек белгече аңа кулланучылар хокукларын яклау турында законда төзелеш материалларын кире кайтаруга ике сәбәпнең күздә тотылуын аңлатты.

Беренчедән, сайлаган вакытта, кулланучы әлеге материалларның үзенә яраклы булып чыгу-чыкмавын төгәл генә белмәскә мөмкин. Димәк, ул якынча гына сайлап алырга мәҗбүр. Шуңа күрә кулланучы үлчәме, төсе, моделе яки формасы ягыннан үзе өчен кулай булып чыкмаган төзелеш материалларын кире кайтаруга яки башкасына алыштыруга хокуклы. Материалларны, товар рәвешен саклаган һәм кулланылышта булмаган очракта, сатып алынганнан соң 14 көн эчендә башкасына алыштырырга яки кире кайтарырга була. Моннан тыш кулланучы сатып алынган товарын төрелмәсен һәм товар чекларын сакларга тиеш. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, әлеге шартлар үтәлгән тәкъдирдә төзелеш материалларын алыштыру һәм кире кайтаруның бернинди дә кыенлыгы юк. Фәкать метрлап сатыла торган төзелеш материалларын гына алыштырып яки  кире кайтарып булмый.

Икенчедән, сатып алучы сыйфатсыз төзелеш материалларына юлыкканда түбәндәге таләпләрнең берсе куюга хокуклы:

- кимчелекләрне бушлай юкка чыгару яки ачыкланган кимчелекләрне бетерү чыгымнарын каплау;

- сатып алу бәясен тиешенчә киметү;

- товарны шундый ук башкасына алыштыру;

- товарны башка маркадагысына алыштыру;

- бәясен компенсацияләп, сыйфатсыз төзелеш материалларын сатучыга кире кайтару.

Товарның сыйфатында кимчелекләр ачыкланганда, сатып алучыга ике нөсхәдә претензия язарга, шуның берсен сатучының үз кулына тапшырырга яки почта аша заказлы хат белән (тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә кирәк. Сатучы претензияне алганнан соң 10 көн эчендә сатып алучының таләпләрен үтәргә һәм аның белән исәп-хисапны өзәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International