Ютазы муниципаль районында булып үткән киңәшмәдә ЕГАИС системасында эшләү мәсьәләләре каралды

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 26 маенда Ютазы муниципаль районы хакимиятендә куллану базары предприятиеләре җитәкчеләре белән алкогольле продукциянең һәр берәмлеген сату фактын ЕГАИС системасында теркәү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрелде.

Ваклап сату өлкәсендә бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы – вәкаләтле органнарга алкогольле эчемлекләрне җитештерү һәм сатуны контрольлектә тоту мөмкинлеге бирүче интеграль система ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы киңәшмәгә җыелган халыкка гамәлдәге закон нигезләмәләрен аңлатты. “Алкогольле продукция һәм сыраны ваклап сатучы барлык сәүдә объектлары, шул исәптән яңа гына ачылганнары да,  аерым подразделениеләренең урнашу урынына карамастан,  ЕГАИС системасына тоташтырылырга тиеш”, - диде ул.

2016 елның 1 июленнән, яңа закон нигезендә, сатып җибәрелгән хәмер прдукциясенең һәр берәмлеге ЕГАИС системасында теркәлергә тиеш, дип өстәде территориаль орган җитәкчесе.

Киңәшмә барышында алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмаларны ЕГАИСка тоташтыру буенча агымдагы нәтиҗәләр, шулай ук ЕГАИС системасында теркәү фактлары турында хәбәр ителде. Территориаль орган начальнигы муниципаль районда 2016 елның 25 маена шәһәрдә урнашкан 20 сәүдә объектының эшчәнлек алып баруы һәм  нибары 18енең генә (шуның 6сы -  авылларда урнашкан) ЕГАИСта мәгълүматлар теркәвен билгеләп үтте.

Киңшмәдә шулай ук хуҗалык итүче субъектларның ЕГАИС системасында эшләве барышында еш кына килеп чыга торган проблемалы мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, болар – финанс нагрузкасының зур булуы, кайбер торак пунктларда интернетның начар тотуы, персоналның системада эшләүгә өйрәнеп җитә алмавы һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International