Төнлә хәмер саталар

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Икесеннән өченче июльгә каршы төндә Зеленодол районы һәм Зеленодол  шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыклау максатыннан киң колачлы тикшерүләр үткәрде. Нәтиҗәдә алкогольле продукцияне сату вакытын һәм шартларын чикләүнең өч очрагы билгеләнде.

 Зеленодол шәһәренең Төзүчеләр проспектындагы  40А йортта урнашкан кафе һәм сәүдә павильонында эшчәнлек алып баручы бер эшмәкәрнең берьюлы ике закон бозу очрагына юл куюы: тәгаенләп әйткәндә, сәүдә павильонында 22.00 сәгатьтән соң ике шешә сыраның сатып җибәрелүе, ә кафеда кичке сәгать уннан соң ябык савытта, урамга алып чыгып китеп эчү өчен, бер шешә сыраның сатып алынуы мәгълүм булды.  Шулай ук Айшә авылында да тиешсез вакытта сыра сату факты билгеләнде.

Эшмәкәрләр РФ КоАП  14.16 статьясының  3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International