“Фанфурик”лар беркемгә тынгылык бирми

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 6 июлендә Менделеев муниципаль районы хакимиятенең актлар залында район хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы булып узды. Утырышта Чаллы территориаль органы җитәкчесе Лилия Муллина, шулай ук прокуратура, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеев районы буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча №9 районара инспекциясе белгечләре һәм шәһәр, районның хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашты.

 Көн тәртибенә бүгенге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – районда “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатуга юл куймау турында мәсьәлә чыгарылды. Координация советы утырышында катнашучылар игътибарына мондый продукция сату белән мавыккан хуҗалык итүче субъектлар реестрына кертелгән сәүдә нокталары турында мәгълүмат ирештерелде.  “Фанфурик”лар сатуга каршы көрәш буенча барлык законлы чараларны куллану турында карарга киленде.

 Утырышта «Вести Менделеевск» телеканалының инде менә күп еллар буе мондый продукция сату белән шөгыльләнүче  «Мария» кибетенә үткәрелгән рейд турында  видеорепортаж күрсәткәнлеге телгә алынды. “Кибетләрнең моның ише спиртлы продукция сатуларын туктату өчен мөмкин булганның барын да эшлиячәкмен”, - дип билгеләп үтте  Альберт Саттаров координация советы утырышы ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International