Әй, шушы кератин...

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытларда гүзәл затларыбыз мамыктай күпереп торган “тыңлаусыз” чәчләрен кератин ысулы нигезендә  турайту белән мавыга башлады.

Туташ-ханымнарның күбесе чәчәләренең озын һәм туры булып, ялтырап торуын тели. Әмма стресс, дөрес тукланмау, баш киеме белән йөрү, җәйге эссе кояш һәм кышкы зәмһәрир суык, витаминар җитмәү аркасында чәчләр үзенең матурлыгын җуя, коела башлый.

Чаллы территориаль органына яшь кенә бер ханым чәчләрен кератин ярдәмендә турайту хезмәте күрсәтүгә канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итте. Чәчтәге кимчелек бер көн узгач ук күренгән. Кератин ысулы белән турайтканнан соң чәчләре, әле һаман мамык кебек кабарып тору өстенә, коела да башлаган. Әлбәттә инде, бу әле күптән түгел генә әни булу шатлыгын кичергән ханымга ошамаган: ул кичекмәстән 3000 сум күләмендә түләгән акчасын кире кайтаруны сорап хосусый эшмәкәргә мөрәҗәгать иткән. Яшь ханымга түләнгән акчасын кире кайтару урынына күрсәтелгән хезмәттәге кимчелекләрне төзәтү тәкъдим ителгән. Әмма ул бу тәкъдимнән баш тартып, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә булган.

Әлеге бәхәсле мәсьәләне хәл кылу өчен хосусый эшмәкәр белән өйрәтү характерында әңгәмә үткәрелде. Аңа иң элек кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе аңлатылды. Шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы статьялары турында мәгълүматлар ирештерелде. Шулай итеп, яшь кенә хосусый эшмәкәр ханым өчен бик тә файдалы очрашу булды.

Әңгәмә ахырында бәхәсле мәсьәлә тыныч юл белән җайга салынып, якын араларда сыйфатсыз хезмәт күрсәтүне яңадан башкаруны тәкъдим итү (бу гамәлдәге законнарга каршы килми) турында карарга киленде.

Исегезгә төшерәбез: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 29 статьясы нигезендә, кулланучы башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне ачыклаганда, үз теләгенә карап, түбәндәгеләр арасыннан берсен таләп итүгә хокуклы:

- башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне бушлай юкка чыгаруны;

- башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметүне;

- шундый ук сыйфатлы, шундый ук материалдан башка әйберне бушлай эшләп бирүне. Бу очракта кулланучы моңа кадәр эш башкаручы тарафыннан үзенә тапшырылган әйберне кире кайтарып бирергә тиеш.

- башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне үзе яки өченче затлар тарафыннан юкка чыгару чыгымнарын каплауны.

Кулланучы, килешүдә билгеләнгән срокта эш башкаручы тарафыннан башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр юкка чыгарылмаган очракта, эшләр башкаруга (хезмәтләр күрсәтү) килешүне үтәүдән баш тартуга һәм китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.

Укучыларыбыз игътибарына!

кератинның УҢАЙ ЯКЛАРЫ:

–кератин – чын мәгънәсендә табигый матдә. Ул чәчләрне тышкы яктан матурлау гына түгел, аларны “эчтән” савыктыру мөмкинлеге дә бирә.

- әлеге процедура ярдәмендә кабарып, төрле якка таралып торган “тыңлаусыз” чәчләрне бернинди дә һава торышына “бирешмәстәй” итеп матурлап тарап-өеп куярга мөмкин. Шул рәвешле чәчләр “тыңлаучан” һәм шома булып калачак.

- процедура барлык типтагы чәчләргә дә килешә. Буялган яки мелировкаланган чәчләргә дә, “химия” ясалган чәчләргә дә.

- кератин ысулы белән чәч турайтуның уңай нәтиҗәләре һәр турайту саен арта бара: чәчәләр ныгый,  калыная.

– нәтиҗәсе, чәчләрнең тибына һәм аларны ничек карауга бәйле рәвештә, 2 дән 6 айга кадәр дәвам итә.

Кератинның ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ:

чәчләрне кератин белән каплауның тискәре яклары юк диярлек, ягъни ул –  чәчләр өчен бик кулай матдә.

- беренче һәм икенче тапкырдан ук килеп чыкмаска да мөмкин;

- чәчләрне кератин белән “эшкәрткәннән” соң махсус шампуньнар һәм  маскалар таләп ителә. Асылда сульфатсыз шампунь-маскалар.

- кератин белән “эшкәрткәннән” соң чәчләр гадәттәгедән күбрәк коелырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International