Арчада мәктәп ярминкәсе гөрләде

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

 2016 елның 27 августында Арча шәһәрендә көзге бәйрәм  - яшелчә ярмикәсе гөрләде.

Ярминкәдә мәктәп укучыларының көче белән үстерелгән яшелчә сату оештырылды. Биредә очсыз гына бәядән җиләк-җимеш, яшелчә, тозланган-маринадланган әйберләр сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Ярминкәдә Арча районы мәктәпләренең күпчелеге вәкилләре катнашты.

Биредә иң яхшы бизәлешне, табигать нигъмәтләреннән әзерләнгән иң яхшы аш-суны ачыклау йөзеннән конкурслар да үткәрелде әле. Шулай итеп, һәр мәктәп ярминкәдә үзенә бирелгән урынын ничек тә матуррак, үзенчәлекле, күренеклерәк итеп бизәргә тырышты. Ярминкәдә катнашучылар тарафыннан сатуга тәкъдим ителгән яшелчә, җиләк-җимешнең муллыгы быелгы көзнең  юмартлыгын күрсәтте.

Шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча террриториаль органы да  әлеге чарадан читтә калмады. Ник дигәндә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге куллану базарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә генә түгел, бәлки халык куллану товарлары һәм халыкка хезмәтләр күрсәтү базары өлкәсендә дә закон бозуларны кисәтү, мондый очракларга киртә куюга юнәлдерелгән бит. Белгечебез үзенә мөрәҗәгать итүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде, шулай ук чарада катнашучыларга мәгълүмати буклетлар, «Вестник потребителя» газетасын өләште.

Кыскасы, бәйрәм барчабыз өчен дә бик күңелле һәм файдалы үтте!   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International