Арзанлы косметикага кызыгыргамы?

2016 елның 16 сентябре, җомга

Туташ-ханымнар арасыннан күбесенең  косметика кулланмыйча калган көннәре, булса да, бик аздыр. Даими рәвештә тән тиресе белән “элемтәдә” торган мондый средстволар сыйфатлы һәм һичьюгында сәламәтлеккә зыян китерми торган булырга тиеш. Әмма, ни кызганыч, еш кына моның киресен күзәтергә туры килә. Шуңа күрә косметиканың кайсы яхшы һәм сыйфатлы икәнен бик яхшылап аңларга өйрәнү кирәк.

 Косметиканың сыйфатлысын сайлап алу өчен иң элек яраклылык срогына игътибар итү зарур. Биредә теге яки бу декоратив косметиканың яисә тән тиресен карау өчен билгеләнгән косметиканың үзенчәлекләре турында сүз бармый. Аларның сыйфатындагы нечкәлекләр төрлечә булырга мөмкин. Әмма ни генә булмасын, иң беренче чиратта теге яки бу продуктның яраклылык срогы чыгу-чыкмавын билгеләргә кирәк.

Әлбәттә, әйбәт косметиканы кайвакыт, чагыштыру ысулы белән, “тышкы кыяфәте” буенча гына да начарыннан аерырга мөмкин. Исе дә күпне “сөйли”.  Сыйфатлы косметиканың исе беленер-беленмәс кенә булса, сыйфатсызыныкы күңелне укшытыр дәрәҗәдәге көчле исе белән “аяктан да егарга” мөмкин. Саклау вакыты чыккан косметиканы куллануның нәтиҗәсе һич кенә дә күңелгә сары май булып ята алмый. Йә ул эстетика кагыйдәләренә буйсынмаячак, йә бөтенләй дә сәламәтлеккә “сугачак”. Үзен аз гына булса да ихтирамга лаек дип санаган теләсә кайсы кибеттәге барлык косметика товарларының төрелмә-капларында яраклылык срогы бик ачык итеп күрсәтелгән булырга тиеш. Теге яки бу товарда яраклылык срогын тапмасагыз, кичекмәстән консультантка мөрәҗәгать итегез.

 Йә булмаса товарның составын укып карарга тырышыгыз. “Тырышыгыз” дигәннең сәбәбе шул: кайбер җитештерүчеләр укып-танып булмаслык дәрәҗәдә вак хәрефләр кулланалар. Әлбәттә инде, металл һәм буяуларның “мыжгып” торуы тән тиресенә уңай йогынты ясамаячак. Шуңа күрә косметиканың составы табигый компонентларга тартым булырга тиеш. Моннан тыш косметика товарының бер төрле генә массадан торамы-юкмы икәнлеген, әйтик, төсе буенча аерылып торган  ниндидер катнашмалардан әвәләнеп куелмаганмы икәнлеген яхшылап карагыз. Әлбәттә инде, төрелмәсе дә игътибардан читтә калмаска тиеш. Аның ачылмаган, матур һәм кыйммәтле булуы шарт. Чөнки җитештерүче төрелмәгә акчаны кызганмаган икән, косметиканы сыйфатлы итүгә дә кысмырланып тормаган, дигән сүз.

Кыскасы, арзанлы косметика товарларына кызыкмавың хәерле.  Чөнки алга таба ул аллергия, тән тиресенең тиз картаюы кебек аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сыйфат стандартларына туры килә торган ышанычлы косметиканы гына сайлагыз. Ә мондый товар базарда яки юл кырыендагы ларекларда түгел,ә махсус кибетләрдә сатыла. Шулай булганда гына тән тиресен тиешенчә карау-тәрбияләүгә ирешелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International