Тагын бер бәйрәм!

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Узган җомгада Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре “Доверие” халыкка комплекслы социаль яклау үзәге оештырылуга 20 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасына һәм концертка чакырылды.

Чаллы шәһәрендәге «Доверие» үзәге, “Хезмәт ветераннары өчен пансионат” һәм «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәге учреждениеләре Чаллы территориаль органы карамагына керә. Шуңа күрә кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре әлеге учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә тора. Ял итүчеләр белән ай саен очрашуларны ике коллектив арасында нык дуслык һәм нәтиҗәле эш нәтиҗәсе дип бәяләргә була.

Гражданнарның әлеге категориясе белгечләребез тарафыннан җиткерелә торган мәгълүматларны бик зур кызыксыну белән тыңлый. Очрашулар барышында  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” №2300-1 РФ Законы, “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында”  19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карары аңлатыла, буклетлар өләшенә, проблемаларны хәл кылу юллары билгеләнә.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы коллективы «Доверие» үзәге коллективын юбилей уңаеннан котлап, озак вакытларга сузылган уртак нәтиҗәле эшчәнлек, нык сәламәтлек, яңа иҗади идеяләр һәм аларны җиңел генә тормышка ашыру теләкләрен җиткереп, ялгызлар һәм өлкән яшьтәгеләрне кайгырткан, аларга күңел җылысын кызганмаган өчен рәхмәт сүзләре ирештерде.

Чараның тантаналы өлешеннән соң зал фойесында башкарылган эшләр турында сөйләгән фото-күргәзмә оештырылды. Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре “Түгәрәк өстәл” оештырып, анда теләгендә булганннарның һәммәсе кулланучылар буларак үз хокукларының санга сугылмавына кагылышлы сорауларга җаваплар тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International