Кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый?

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Хәзер сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) товарының үтүе өчен кырыкмаса-кырык төрле ысул куллана. Товарны акция буенча яки ташламалы бәядән сату - шундый ысулларның берсе. Яңа ел сюрпризларсыз һәм бүләкләрсез булмый бит.  Ә инде бәйрәм алды “распродажа”лары күңелләребезгә хуш килгән әйберне очсызрак бәядән сатып алуга ярдәм итәргә тиеш. Яңа ел алдыннан “кара җомга”лар, “сезонара распродажа”лардан башларыбыз әйләнеп бетә хәтта.

Әмма кулланучы теге яки бу әйберне сезонлы яки бәйрәм “распродажа”сы вакытында сатып алса да, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының барлык нормаларына таянып эш итәргә була.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына, сатучыларның “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда күздә тотылган кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартулары сәбәпле, гражданнарыбыздан ташламалы бәядән яки акция буенча сатып алынган товарны кире кайтару яки башкасына алыштыру мәсьәләсе буенча күп кенә мөрәҗәгатьләр керә. Чыннан да, сатучылар еш кына: “Ташламалы бәядән сатып алынган товарны башкасына алыштырып һәм кире кайтарып булмый”, дигән белдерүләр элеп куеп, сатып алучыларның башын катыра.  Билгеләнгән акция (ташлама) – хуҗалык итүче субъектның (сатучы) хокукы. Ул “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законында билгеләнгән кулланучы хокукларына берничек тә йогынты ясый алмый.

Кулланучының куллану белемнәренә ия булуы һәм юридик яктан акны карадан аера белүе үз хокукларын мөстәкыйль якларга һәм мондый хәлгә юл куймауга ярдәм итәчәк. Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы тәкъдим ителә торган ташламаларның сәбәпләре турында аңлатып үтмәкче.

Шундый сәбәпләрнең берсе - “распродажа”

 Иске коллекциядән котылу, дигән сүз бу. Бу очракта сыйфатлы товар ташламалы бәядән сатыла. Сатучы искергән коллекцияне яки калган товарны тизрәк сатып җибәрү өчен бәяне төшерергә карар итә – бары тик шул гына. Тик сатуның асылы үзгәрми – товарның кимчелекләренә бәйле булмаган, сезонлы ташлама белән сыйфатлы товарны гадәти сату-алу бу. Сыйфатлы, әмма төсе, үлчәме яки фасоны буенча ярамаган азык-төлек булмаган мондый товарны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясы нигезендә, сатып алу көнен санамыйча,  ундүрт көн эчендә башкасына алыштырырга яки товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга була.  Ә инде производство кимчелекләренең ачыклануы очрагына, товарның «сезонлы ташлама белән» сатылган булуына карамастан, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясында кулланучы хокуклары билгеләнгән.

Тагын бер сәбәп — ул да булса товарның бәясен төшерү

 Товарда үзенчәлекләренә һәм турыдан-туры билгеләнеше буенча куллану мөмкинлегенә йогынты ясамаган нинди дә булса кимчелек ачыкланганда, сатучы товар бәясен киметә һәм аны зур ташлама белән бәясе төшерелгән товар буларак сата ала. Бу очракта сатучы кулланучыга, сатып алганчы ук, товарда кимчелекнең булуы һәм бәясенең нигә төшерелүе турында кисәтергә тиеш. Бу кисәтү телдән генә түгел, бәлки товар чегында, килешүдә язмача рәвештә дә хәл ителергә тиеш. Товарда кимчелекләр булу (мәсәлән, механик зыян килүләр; комплектлаучы детальләр арасыннан кайберләренең булмавы; төсмерләренең аерылып торуы һ.б.)  турында мәгълүматлар күрсәтелгән очрак өчен, сатып алганда кисәтелгән кимчелекләр буенча сатучыга дәгъвалар белдерү законда күздә тотылмаган. Сез мондый товарны сатып алганда бу кимчелекләр белән килешкәнсез һәм шуңа күрә киләчәктә нәкъ менә шушы кимчелекләргә бәйле таләпләр куя алмыйсыз, дигән сүз. Ә инде сатучы алдан кисәтеп куймаган башка проблемалар килеп туган очракта сезнең “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясында күздә тотылган таләпләрне куюга тулы хокукыгыз бар.

Кулланучы товарда сатучы алдан кисәтеп куймаган кимчелекләрне ачыклаган очракта, үз теләгенә карап, түбәндәге таләпләрнең берсен сайлап алуга хокуклы:

- башкасына алыштыруны таләп итү;

- бәясен тиешенчә киметүне таләп итү;

- товарда ачыкланган кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки кулланучының үзе тарафыннан яисә өченче затлар тарафыннан аларны юкка чыгару чыгымнарын каплауны таләп итү;

- сату-алу килешүеннән баш тарту һәм түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итү.

Таләпләрне язмача рәвештә күрсәтеп перетензия тапшыру сатучының таләпләрне канәгатьләндерүенә яки, судка мөрәҗәгать итү очрагында, үз хокукларыңның торгызылуына өметне бермә-бер арттыра. Сатучы тиешенчә һәм закон нигезендә билгеләнгән срокларда игълан ителгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартканда, кулланучының судка мөрәҗәгать итү хокукы барлыкка килә. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  Законда кулланучы тарафыннан куелган таләпләрне үтәү сроклары күздә тотылган. Сатучы кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса яки кулланучы сатучыдан бернинди дә җавап алмаса, кулланучы үз хокукларын яклау максатында судка мөрәҗәгать итә ала.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз!  Сез дәгъва гаризасы язуда ярдәм итүне һәм РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 131 статьясы нормаларын аңлатуны сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International