“Мега”да хәйрия ярминкәсе булды

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

 3-4 декабрь көннәрендә «Мега» сәүдә үзәгенең ашау-эчү зонасында волонтерлар һәм «Дом Роналда Макдоналда» гаилә кунакханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган Яңа ел хәйрия ярминкәсе булып узды. Хәйрия ярминкәсеннән кергән барлык акча Казанда «Дом Роналда Макдоналда» – сабыйлары озак вакытлар буе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы гаиләләр өчен бушлай хәйрия кунакханәсе проектын үстерүгә җибәреләчәк.

Ярминкәдә Яңа ел сувенирлары урын алган бик тә матур бизәлешле берничә сәүдә киштәсе булдырылды. Сувенирлар арасында Яңа ел уенчыклары, төрледән төрле ука-чуклар, открыткалар һ.б күз явын алып торды. Ярминкәдә артистлар, музыкант, журналистлар, гомумән, тормышта авыр хәлләрдә калган гаиләләр проблемаларына битараф кала алмаган олы йөрәкле кешеләр катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә ярминкәгә үзләренең өлешен кертте. Шулай итеп, ярминкәгә килүчеләр кулдан эшләнгән тиңдәшсез товарлар сатып алу аша балаларга ярдәм кулы сузу мөмкинлеге белән беррәттән, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар да ишетте. Мөрәҗәгать иткән барча кешегә кулланучылар хокуклары һәм бурычлары турында сөйләп үтелде, килеп туган бәхәсле хәлләрне хәл кылу буенча киңәшләр җиткерелде.

Эш барышында гражданнарга кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматлардан торган белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде. Сүз уңаеннан, белешмәлекләр һәм газетаның ярминкәгә килүчеләр күңеленә бик тә хуш килүен әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге материалларда кулланучы хокуклары санга сугылмаган очракта кылынырга тиешле гамәлләрнең, кулланучы хокуклары һәм бурычларының җиңел генә телдә аңлатылуы, ә иң мөһиме – кирәкле консультацияләр алу өчен адреслар һәм телефон номерларының күрсәтелүе һәркемнең күңеленә сары май булып ятты.

Чарада асылда ярминкә тематикасына бәйле булмаган сораулар, тәгаенләп әйткәндә, торак-коммуналь өлкә, туристлык хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләренә бәйле сораулар бирелеп, аларга тәфсилле җаваплар ирештерелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International