Кулланучылар хокукларын санга сукмауны кисәтү максатында халыкны агарту

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе  - халыкны кулланучылар хокукларыннан хәбәрдар итү, гражданнарыбызга чынбарлыктагы тормышта кулланучылар хокукларын яклау турында законнан файдаланырга, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган бәхәсләрне дөрес, төпле итеп хәл кылырга өйрәтү.

Әлеге эш, халыкның киңрәк даирәсен колачлау максатыннан чыгып, берничә юнәлештә алып барыла:

- белгечләргә турыдан-туры мөрәҗәгать иткән гражданнарга индивидуаль консультацияләр бирү;

- массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Интернет-ресурсларны җәлеп итеп, халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә массакүләм агарту һәм хокукый агарту  эшен оештыру;

- тематик лекцияләр, семинарлар, очрашулар үткәрү юлы белән, халыкның төрле төркемнәре арасында килеп туу ихтималы булган төрле хәлләрдә кулланучылар хокукларын яклау турында законның гамәлдәге кулланылышын аңлату;

- эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына кулланучылар хокуклары турында мәгълүматларны сеңдерү.

Шуларны истә тотып, 2017 елның 11 гыйнварында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм эшмәкәрләрнең намуссыз эшчәнлегенә юл куймау максатыннан чыгып, Лениногорск шәһәренең «Пицца Хаус» кафесында күчмә консультация оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International