Лениногорск приставлары эшмәкәрләргә бурычларын түләтте

2017 елның 3 феврале, җомга

Лениногорск районы суд приставлары бүлеге бурычлы хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә нокталарына һәм яшәү урыннарына рейд үткәрде.

Бу чара ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан салынган, әмма түләнмәгән штрафларны түләтү буенча башкару производстволары кысаларында хәл ителде. Эшмәкәрләр спиртлы ппродукцияне законсыз саткан өчен штрафка тартылган. Бурычларын түләмәүчеләр суд приставлары хезмәте хезмәткәрләреннән төрлечә качып йөргән, суд приставына кабул итүгә килмәгән.

Күршеләре әйтүенчә, өйләрендә  – сирәк кунак кына булуларына карамастан, икесен яңа яшәү урыннарында “тотуга” ирешелде. Калганнары эш урынында “тотылды”. Приставлар бер эшмәкәрнең суыткычына һ.б. техникасына арест салды. Мөлкәт бурычлының үзендә җаваплы саклауга калдырылды. Бер ишләренең акчалары алынды. Гомумән, приставлар 40 ме сумнан артыграк акча түләтте, дип хәбәр итә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International