Бөгелмәдә бер пенсионер ханымны суррогат хәмер саткан өчен хөкем иткәннәр

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәр суды шәһәребездә яшәүче 62 яшьлек бер ханымга карата кузгатылган җинаять эшен караган. Ул РФ Җинаятьләр кодексының  238 статьясындагы 1 бүлегендә күздә тотылган җинаять кылуда (кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә туры килмәгән товарлар җитештерү һәм сату максатында саклау) гаепле дип танылган. Пенсионер ханымның 2016 елның октябрь-ноябрендә законсыз баю максатыннан тикшерүчеләргә мәгълүм булмаган берәүдән эчәргә яраксыз этил спирты сатып алуы ачыкланган. Шул ук вакытта ул спиртның сыйфатсызлыгын, эчү максатында кулланылганда сәламәтлеккә зыян китерү ихтималын белгән. Тик ханым берни белән дә исәпләшмәстән, сыекчага су кушып, кулланучыларга сатып җибәрү өчен, шуны шешәләргә тутырган. Шул рәвешле баеп китәргә җыенган пенсионер суррогат сатарга маташканда хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Чыннан да, пенсионер хатын-кызның өендә табып алынган ялган хәмер продукциясенең кеше иминлеге таләпләренә туры килмәве һәм эчү максатында кулланырга ярамавы ачыкланган. Пенсионер “эшмәкәр”, суд тикшерүе уздырмыйча гына хөкем карары чыгару турында үтенечнамә язып, гаебен тулысынча таныган. Шулай итеп, суд аны дәүләт кеременә 5 мең сум күләмендә штрафка хөкем иткән. Суд хөкеме карары үз көченә кермәгән әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International