Яңа шартларда эшләү

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

2017 елның 15 февралендә  Чүпрәле районында эшмәкәрләр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән семинар-киңәшмә булып узды. Анда Чүпрәле муниципаль районы хакимияте башлыгы Шәүкәт Алиуллов, Россия Федераль салымнар һәм  җыемнар хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 8нче районара  идарәсе күчмә тикшерүләр бүлеге баш дәүләт салым инспекторы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы вәкиле катнашты. Семинар барышында салым органнарына он-лайн режимында сатулар турында мәгълүматлар тапшыруны тәэмин итәрдәй контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчү буенча көн кадагына суга торган мәсьәләләр каралды. Шулай ук “Эвотор” дигән яңа модельдәге касса аппаратлары, соңыннан Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында тикшерү нигезендә, бу аппаратларның электрон чекларны тапшыру мөмкинлекләре белән таныштырылды.

Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты хәмер базарын җайга салучы федераль закондагы үзгәрешләр, алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре турында декларацияләр тапшыру тәртибе һәм районның хәмер базарындагы хәлләр турында сөйләде.

Семинар барышында эшмәкәрләр һәм җирле җирлекләр башлыклары үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар тапты.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International