Чирмешән районы яңалыклары

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының чираттагы утырышы булып узды. Аны башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Минһаҗев үткәрде.

Утырышта район хакимияте башлыгы Фердинат Дәүләтшин, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы белгечләре, алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре, район активы катнашты.

2017 елның гыйнвар аендагы эш йомгаклары буенча Чирмешән муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция сату утырышның төп темаларыннан берсенә әйләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы вәкиле Лилия Мортазина нәкъ менә шушы хакта, шулай ук 2017 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча хәмердән агуланулар һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү максатыннан үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Ә инде өлкән оперуполномоченный, икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш юнәлеше буенча инспектор Айрат Гатин 2017 елның гыйнварында, 2016 елның 12 аенда алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү турында, район башкарма комитетының территорияләрне үстерү бүлеге начальнигы Светлана Кузнецова исә Иске Котыш, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Туймәт авыл җирлекләре территорияләрендә алкогольле продукцияне ваклап сату турында сөйләп үтте.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International