300 шешәгә якын контрафакт хәмер

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 24 февралендә Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе Азнакай – Дүсем автомобиль юлының 3 нче чакрымында Kia Spectra автомобилен туктаткан. Транспорт чарасы салонын тикшергәндә, янәсе, Казахстанда җитештерелгән 282 шешә хәмер продукциясе:  “Снежная королева” аракысы, «Ал Фараби» коньягы табылган. Шешәләрдә Россия Федерациясе маркировкасы булмаган. Шул ук вакытта машина йөртүче товарны озату документларын да күрсәтә алмаган.

Нәтиҗәдә хәмерле барлык шешәләр хуҗасыннан алынган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ хокук бозу турында эш кузгатып, югарыда телгә алып үтелгән йөкне китергән чагында “кармак”ка эләккән машина йөртүчегә карата административ тикшерү үткәрүне билгеләгән. Хуҗасыннан алынган продукция административ тикшерү кысаларында экспертизага җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International